Братья Баттал — Бертуган Батталлар
17Июн/220

Наконец-то о музыке

15 мая 2022 года исполнилось 110 лет со дня рождения Мубарака Вазыховича Баттала – третьего по возрасту из братьев Баттал: первого татарского гобоиста, заслуженного артиста ТАССР, преподавателя, участника Великой Отечественной войны. Он, как Салих и Абдулла, тоже получил известность в нашей республике, поэтому я постарался сохранить и его биографию.

В мае 2012 года наша знакомая, заведующая музеем Татарской Государственной филармонии Алсу Хакимова сказала, что к ней обратились из редакции газеты «Мәдәни җомга» с просьбой написать для них статью о Мубараке Вазыховиче в связи со столетием со дня его рождения. Алсу объяснила позвонившей ей сотруднице, что Мубарак Баттал, её односельчанин, работал не в филармонии, а в оперном театре Казани, и предложила написать статью мне.
Если вспомнить, что в своё время в печати не было упомянуто даже столетие со дня рождения писателя Салиха Баттала, а подпольщик Абдулла Баттал, как и казнённые с ним товарищи - кроме известного всем одного, разумеется – в различных выступлениях выполняет роль декорации к этому одному и все они обозначаются безликим определением «соратники Джалиля», просьба написать об их брате Мубараке оказалась для меня неожиданностью. Спасибо Алсу: она сказала, что подготовит статью сама. Через месяц она попросила несколько фотографий, а ещë через месяц сообщила, что еë статья вышла в этой газете в номере за 27 июля 2012 года. Этот случай подтолкнул меня к решению написать собственную статью о дяде-музыканте к его 110-летию, и в декабре 2015 года я принялся за работу.
Уточню: да, в 2005 году в газете «Мәдәни җомга» за 14 октября была помещена статья «Очарга туган Баттал» по поводу столетия со дня рождения Салиха Баттала, но это был репортаж о торжественных мероприятиях, прошедших в Алексеевском районе Татарстана, и эти мероприятия были организованы исключительно по инициативе его администрации. Так мне ответил тогдашний заместитель главы района Николай Петрович Чурин, и его слова подтвердил участвовавший в торжествах поэт Роберт Миннуллин. К слову, автор упомянутой статьи Фания Хузиахметова тоже начинает и кончает её критикой писателей РТ за их невнимание к этой дате. (Слышали бы вы, какие грандиозные планы по отмечанию юбилея Салиха обрисовал нам в своём кабинете, по своей инициативе в июне 2005-го тогдашний председатель Союза писателей РТ...). А первого апреля 2022 года в издании Intertat.ru было объявлено, что информационное агентство «Татар-информ» с целью публикации новых сведений и увековечения памяти о «джалильцах» начинает специальный проект, в соответствии с которым на этом сайте появилась статья о Гайнане Курмаше, а 9 мая - о Рахиме Саттаре. Но и здесь, как я понимаю, идея раскрыть личности «соратников Джалиля» принадлежит не писателям или историкам, а редакции Intertat.ru; желаю им удачи в этой невероятно трудной работе.
…Через четыре года у меня был готов труд из пятидесяти восьми страниц (формата а4); ещё через полтора года, летом 2021-го, на основе этого капитального труда я закончил газетный вариант статьи. С редакцией «Мәдәни җомга» я общался через знакомого Алсу Илгизара, который заверил меня, что они опубликуют мою статью «без проблем», но нужны ещё фотографии дяди, например, с Ильхамом Шакировым и другими (последовал список известных имён из мира музыки). По телефону и в сопроводительном письме к тексту своей статьи я ответил, что снимков дяди с Шакировым и др. у нас нет, но они и не имеют отношения к его юбилею; таких снимков нет и в статье Алсу от 2012 года, так не упала же от этого её ценность; достаточно того, что юбилей Мубарака Баттала включён в «Календарь знаменательных дат РТ на 2022 год», а в его рассказах, которые я цитирую, он и так называет имена музыкантов и писателей, с которыми был знаком.
И вот, наконец, мой рассказ вышел в номере «Мәдәни җомга» за 20 мая 2022 года. Спасибо редакции за публикацию и Алсу за посредничество, но, как всегда в таких случаях, после прочтения статьи в газете возникают некоторые неудобные вопросы. Когда 11 мая я поинтересовался судьбой своего сочинения, Илгизар отметил, что оно довольно большое. Я ответил: хорошо; если это так важно, пусть сократят его, только не приукрашивают. Статью, разумеется, приукрасили; не стоит перечислять все «улучшенные» места, но несколько комментариев по этому поводу я всё-таки сделаю.
Начало статьи предстало таким: «…Мөбарәк абыйга – энекәш, миңа әти тиеш Фуат Батталов,балачактан Мөбарәк абыйның шундый хатирәләре калган, дип сөйләде...». У меня было так: «...Балачактан Мөбарәк абыйның шундый хатирәләре калган, дип сөйләде ул...», т.е. не Фуат, а Мубарак сам излагал собственные детские воспоминания; и Фуат не «должен приходиться мне отцом», он и есть мой отец. Зачем было усложнять и так понятное предложение?
Я рассказал, как мы с сестрой смотрели балет в оперном театре из оркестровой ямы, куда нас привëл Мубарак Вазыхович. Этот рассказ выбросили, зато оставили аналогичные воспоминания дочери писателя Фатиха Карима Лейлы. Если уж сокращать статью, то не лучше ли было удалить весь смысловой кусок о нашем с Лейлой Фатиховной посещении оперного театра? Имя её отца в различных выступлениях упоминается пока довольно часто; видимо, поэтому факт еë пребывания в оркестровой яме приобретает особо важное значение для истории...
В сокращённую статью вставили изображение наградного листа на дядю для представления его к медали «За боевые заслуги», которое я не посылал. Какой был смысл вставлять эту копию наградного листа, если все награды Мубарака Вазыховича и так перечислены в тексте? (Неужели пришлось доказывать кому-то законность награждения его именно этой медалью, а для этого - предъявлять наградной лист?). К тому же качество изображения такое низкое, что мало у кого возникнет желание всматриваться в него. Ирония судьбы здесь в том, что это изображение заняло столько же места, сколько и удалённые части текста. Зачем надо было сокращать статью, а затем засорять её? Чего редакторы этим достигли?
Наконец, многие выражения дяди были переделаны в соответствии с современными, привычными нормами произношения. Я же написал в сопроводительном письме в редакцию, что привожу его рассказы дословно, по магнитофонной записи, потому и оформил их как прямую речь, и по оригиналу нетрудно видеть, что она вполне грамотна и литературна. Как бы вы восприняли разговор, например, крестьян в художественном фильме, по сценарию живущих в девятнадцатом веке, но использующих слова, появившиеся только в наше время, и произношение которых не отличалось бы от произношения современного населения? Или: почему никому не приходит в голову заменить в сборниках стихов Тукая устаревшие, непонятные сейчас слова на современные и не отводить в них уйму места на объяснения, что классик имел в виду? (На вопрос о Тукае можно ответить перефразированным выражением из кинофильма «Берегись автомобиля»: потому что «Это речь – у кого надо речь»).
А теперь предлагаю желающим мой рассказ о Мубараке Вазыховиче Баттале.

Гобойчы, Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Вазыйх улы Баттал 1912 елның 15 маенда элекке Спас өязе (хәзер Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында крестьян галәсендә туган. Исән калган бертуганнарыннан ул дүртенче бала иде.
...Балачактан Мөбарәк абыйның шундый хатирәләре калган, дип сөйләде ул: «...Йорттагы һәм кырдагы эшләрне өлкәннәр - әтиебез, әниебез, Ләйлә апа һәм Галимҗан абый башкара. Калганнарыбыз әле зур эшкә ярамый; вак-төяктә катнашып, кул арасына кушылабыз. Менә шул «калганнар» рәтенә Салих абый белән мин дә керәм. Безгә бала карау, вак-төяк йомышка йөгерү кебек эш кушыла. Шуннан арткан вакыт уенга китә. Тагын Сәетбаттал бабайны да искә алам мин. Бабай инде картайган, аяклары да авырта, мәчеткә бара алмый, өй эчендә генә ыңгырашып атлап йөри; күбесенчә урын өстендә, мендәренә таянып яткан хәлдә вакыт уздыра. Шундый бер чакта ул йомшак мөлаем тавыш белән безне – оныкларын чакыра: «Улларым, килегез әле, бабагызгың ничегрәк йөргәнен күрсәтегез әле», ди. Галимҗан абый, Салих абый бабай янына йөгерешеп киләләр, мине дә чакыралар. Салих абый: «Әйдә, син дә йөреп күрсәт; эләксә, өчебезгә бергә эләгер», дип мине үз янына әйдәде. Әйтерсең лә, ул бу «спектакль»нең режиссёры иде. Өчәүләп төзелешеп баскач, иң элек бабай булып Салих абый йөреп күрсәтте. Бер кулын төзенә куеп, чак кына бөкерәеп, алга атлады да, «Әй!», дип куйды, икенче адымда - «Алла!». Без Салих абыйны кабатлап бардык. Бабай рәхәтләнеп, күңеле булып көлде...».
Бер кыш көнне Мөбарәк тимераякта йөргән. Су буена барган тар сукмакка кызлар ташыган су тамып, аяк асты бозланган. Ашыйсы килеп, Мөбарәк шуннан бер шуып төшә дә, өйләренең морҗасына карый: төтен чыгамы, әни аш пешерә башламаганмы әле? Шул вакытта бер кыз суга килеп, аңа чиләгенә куйган язу тапшыра: чиләк төбен карале, монда сиңа хат, кеше күрмәслек укы, ди. Бөтен урында кебек авылда да хәбәр тиз тарала, шуңа күрә кем кем белән йөргәнен хатын-кызлар аша халык тиз белеп китә. Хатта кыз бу көннәрдә аулак кала, ди, шуңа күрә төнгә таба – кеше күрмәсен өчен, хәтта рекрут малайлар да узып киткәч - Мөбарәкне гармун белән килеп кич уздырырга чакыра. Күрше Мостафа белән килермен, дигән аңа Мөбарәк.
Егерменче еллардагы ачлыктан котылыр өчен Мәскәү өлкәсенә Ләйлибәдәр апасы, җизние Гариф белән китеп торган бертуганы Салих ике елдан авылга кайткач, аннан Галимҗан абыйлары туенда биергә үтенгәннәр. Ул: юк, җир өстендә биеп булмас, үкчәләр бәргәндә тавыш ишетелсен дигәч, тупсадан капканы салып куйганнар. Менә хәзер биеп була, дип Салих авылдашларын башта «чечётка», аннары Мәскәүдә күреп өйрәнгән, русларча «утырып бию» белән («вприсядку») шаккатырган. Ә Мөбарәк Салихка рус биюдә кушылып, гармунда «Барыня» уйнаган.
1930 еллар башында авыл җирләре радиофикацияләнә башланган. Мөбарәк абый хатирәләреннән: «Беренчедән, безнең волисполком бинасы бар иде ике катлы, шунда бөтен авыл халкы җыелып, концертлар тыңлыйбыз. Икенчедән, музыкага якынаюым әтидән килгәндер. Безнең үзебезнең өйдә дә патефоныбыз бар иде. Безнең әти музыка һәвәскәре булган, гармунда, курайда уйный белгән, скрипкада уйный иде, иң беренче граммофон сатып алучы да ул булган. Шулай итеп, музыка авазлары һаман бала чактан безгә ишетелеп торган бишектән үк. Олы картлар сөйли торган иде: безнең әти урманнан курай исемле үсемлекне кисеп, курай ясап уйный иде. Инде, тора бара, бу музыка минем колакка керде, ничектер тәэсир ясады. Мин бәләкәй чакта авылда гармунда уйнарга өйрәндем. Кулыма ни эләксә, шуннан көй чыгара идем, хәтта кабак көпшәсеннән пәке белән ясаган курайда уйнаганым бар; юкә кабыгыннан көй чыгарып чакларым бар иде. Зур максатым – уку кирәк иде, белем; уку дәртем көчле иде. Менә колхоз төзелеше башлангач, килә башлады шәһәрдән төрле-төрле вәкилләр. Күрше малае әйтә: менә, Мөбарәк, Казаннан бер вәкил килгән, бүген ул чыгыш ясаячак, тыңла әле барып. Шулай итеп барсам – дөрестән дә, зур җыелыш, берәү доклад ясый. Элек русча, аннары татарчага тәрҗемә кылып; бу оста оратор инде, дип уйладык. Карасак – бу журналист, драматург, җырчы Камил Мотыгый – Мотыйгулла Төхфәтуллинның малае булып чыкты. Соңынтын мин аңа мөрәҗәгать иттем, укырга исәбем барлыгын җиткердем. Кадрлар кирәк безгә; нәрсәдә уйный аласың, ди. Җавап бирдем инде; ул: әлбәттә, кил, ди; адресын бирде».
1934-нчы елда Мөбарәк Казанга килеп, музыка техникумына керү өчен имтихан тота: «Имтиханнарны алды Литвинов дигән бер олы кеше, атаклы дирижёр. Ишетү сәләтең бар, физик яктан сәламәтсең, тешләрең тигез һәм тазалар икән, сине укырга алабыз, гобойда уйнарсың, диде. Син аның нәрсә икәнен, әлбәттә, белмисеңдер, хәзергә бездә гобойда уйнаучы юк, минем оркестрга гобойчы кирәк. Ул бик дефицит инструмент, оркестрда аның урыны бик дәрәҗәле; бөтен Татарстанда андый инструмент юк әле, бу синең гомергә ипиең булыр, ди. ...Тулай торакта карыйм – бер зур гына бүлмә, берәү вилончельдә уйнап утыра, мин виолончельны да белми идем әле; ул Фәрит Яруллин булып чыкты».
1938-нче елда Казан музыка училищесын тәмамлап, Мөбарәк Баттал «Башкаручы һәм укытучы» һөнәрен ала («Исполнитель и преподаватель»). Шул ук елда ул Мәскәүдә рабфак, аннары консерваториянең икенче курсына гобой буенча укырга керә:
«Казанда училище тәмамлаганнан соң Мәскәүгә күчәм Фәрит белән. Икебез урнашабыз музрабфакка консерватория каршында, аны бетергәч – консерваториягә үзенә. Мин барганда общежитиеда яши иделәр Җиһанов, Заһид Хабибуллин, Фәрит инде. Мине икенче курска алдылар, Фәритне – беренче курска. Казанда Фәрит бер курска алда иде, монда – бер курска түбән. Аннан соң ул үзенең кәсебен дә, специальностен үзгәртте – виолончельдә уйный иде, хәзер композиторлык бүлегенә экзамен тотты».
Училищеда укыганда ук Мөбарәк күчмә бригада составында Мәскәүдә «Баррикада» кинотеатры оркестрында да эшләгән: чираттагы кинотеатрда үз оркестры отпускка киткәндә боларның бригадалары килә дә, киносеанс алдыннан уйный, студентлар шулай акча ала. Аннары Мөбарәк Кызыл Армиясе театрына күчкән – «Анда билгеле вакытта бер-ике мәртәбә уйнап аласың да, көнең бушый, ә акчасы күбрәк. Ул вакытта шундый күңелле музыка яңгыраган; кешеләр сеанстан чыккач, Глинка операсыннан мотивларны көйли башлый иде...».
Мәскәүдә Мөбарәк профессор Солодуевтан дәресләр ала. Тырышып укый, хәтта персональ стипендия алу дәрәҗәсенә ирешә; композитор Александр Гедике җитәкчелек иткән камера оркестрында уйный. Яхшы укыганы өчен аңа консерватория ректоры Шацкий исемендәге персональ стипендия бирелә. Бу стипендиягә аеруча сәләтле студентлардан бары тик өч кеше генә лаек була. Мөбарәкнең танышы, шагыйрь Муса Җәлил, яхшы укыганың өчен сиңа стипендия биргәннәр, дип аны кулын кысып котлаган.
«...Бервакыт бик озак дәрес әзерләгәч төшеп барам – специальность буенча профессор, Гек исемле немец укытучым приказлар укый. Кил әле, Мөбарәк, ди, мин русча белмим, монда нәрсә язылган? Карасам – директор, Гольденвейзер Александр Борисович (Станислав Шацкий үлгәннән соң консерваториянең икенче директоры), приказ чыгарган: рабфакта укыган өч балага «персональная стипендия имени Шацкого» билгеләргә. «О-о, - ди, - Баталов, ja-ja!» (русча начар белә иде). Ана телен онытмаган, менә нәрсә. Ул да белми русча, мин дә белмим; ул - профессор, мин – ученик, кызык бит!».
Мөбарәк Батталның Мәскәүдә укыган елларда бертуган абые Салих шунда ук хәрби хезмәт уза. Консерваториягә укырга кергәндә Мөбарәк Салих хезмәт иткән хәрби аэродромга барган; Салихның сынау отрядыннан мәшһүр очучы полковник Александр Фролович Анисимов аны самолётта очыртырга тәкъдим иткән - ул хезмәттәшләренең туганнарын шулай очыртып торган. Әмма Мөбарәк экзаменга ашыгып, очудан баш тартырга мәҗбүр булган. Салихның бүтән хезмәттәше, соңыннан аның турында «В небе Чукотки» исемле китабында язган очучы Михаил Каминский да ачык кеше булган, Мөбарәк белән «син» диеп сөйләшкән.
Ниһаять, консерваториядә өч ел укып, Кызыл Армия театрында («ЦТКА» - «Центральный театр Красной Армии») эшләгән чакта Мөбарәк 1941 елда булачак татар сәнгате декадасында катнашу өчен Казанга, опера театры оркестрына чакыртыла. «Без - декадага әзерлек эшләрен алып баручы - Казанга кайтабыз. Мәскәүдән дә, Ленинградтан да килделәр. Бөтен вагон – безнең татар студиясендә укучылар. Бер урынга туры килгәнбез; минем янымда утыра иде Гадел абый Кутуй. Муса Җәлил дә шунда, алар артистлар арасында; җырчылар - бер группа. Кутуй: «Туктале, сөйләшик әле!». Шулай итеп Гадел абый белән төне буе сөйләшеп-серләшеп кайттык». (Элегрәк бервакыт Гадел Кутуй Мөбарәккә: «Карале, синең бертуганың Абдулла белән таныштым» дип, бурычка акча сораган; Мөбарәк биргән. Аннары Мөбарәк Камал театрына бер барганда актëр Хаким Сәлимҗанов Кутуйның бурычын Мөбарәккә кайтарган). «Декада программасына кергән зур күләмле әсәрләрдән композитор Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы премьерасын куеп, инде «Шурале» балетының репетицияләрен башлыйбыз дигәндә генә Бөек Ватан сугышы башланып китте».
Халыкны танкларга каршы окоп казырга җибәрә иделәр. Шуның өчен Мөбарәкне дә Буа районына, Чечкаб авылы янына җибәргәннәр - немецларның безгә шундый якын килүләре куркынычы булган. Шунда эшләгәндә ул татарча сөйләшкән кеше теркемен күрә, анда Җәүдәт Фәйзи, Гадел Кутуй һәм башка танышлары булып чыга.
Фәрит Яруллинны озакламый Ульяновсктагы танк училищесына җибәрәләр. (Яруллин сугышка китеп, 1943 елда Белоруссиядә һәлак була һәм үзенең «Шурале» операсы премьерасын да күрмичә кала). «Сугышка Муса Җәлил, Фәрит Яруллиннарны озатканнан соң чират миңа җитте. Гәскәри һөнәрем юк иде, мин рядовой булып киттем. Без формалаштык Мәскәүдә. Бер лейтенант килде дә, команда бирә: «Кем музыка белән бәйле, кем гармунда уйный, кем җырлый белә, кем музыка ярата – төзелешегез!». Шулай итеп, безне чакырганнар элемтә взводын төзәр өчен. Шундук тотындык шул һөнәрне үзләштерергә. Тиз арада тикшерсәләр, миңа беренче класс радист исемен бирделәр».
Мөбарәк командарм маршал Иван Степанович Конев җитәкчелегендә Беренче Украина (элекке «Воронеж») фронтында старшина, аерым элемтә ротасы радист булып хезмәт итә башлый. 329-нчы укчы дивизия составында ул Украинаны, Польшаны азат итә; Берлинга җитә, шуннан Прагада восстание күтәргәннәргә ярдәмгә җибәрелә. Сугыш хатирәләреннән:
«Минем өчен сугыш Туладан башланды. Туланы азат иткәннән соң көнбатышка таба киттек. Элемтә һөнәренә сугыш баруында өйрәнергә туры килде. Вакыт узгач мин 43-нче элемтә ротасында беренче класслы радист-телеграфист булдым. «Полуторка» грузовигында җиһазланган «РСБ» радиостанциядә хезмәт иттем. Без укчы дивизия штабы белән алгы сызыктагы гаскәрләр белән элемтәдә тордык. Байтак вакытлар фронт белән Мәскәү арасында да миңа радиоэлемтәдә торырга туры килде. Туладан соң Курск, Орëл, Украина, Польша җирләре аркылы Берлинга җитеп, сугыш беткәнчегә кадәр шушы машинада җиңү көнен каршы алдык. Берлин өчен сугышлар барганда Чехословакия хөкүмәте ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итте, чөнки Прага шәһәрендә чех халкы немец гаскәрләренә каршы баш күтәргәннәр. Анда барып, без Прага шәһәрен фашистлардан азат иттек. Мин бөек Җиңү көнен Прагада каршы алдым».
Минем әти Фуатның 60 яше тулу уңаеннан 1980 елда җыелган мәҗлестә Мөбарәк абый әйткән сүзе: «...Без газаплар чигеп, матур мәҗлестә утырабыз. Бик зур шатлык. Без Берлин алганда андый ризыклар юк иде әле. Әй, булса иде шундый ризыклар, шунда булса иде Фуат, Нурфигаль (минем әни – ФБ), ярты тормышымны бирер идем».
Мөбарәк Берлинга җитеп, Рейхстаг стенасында акбур белән кул куйган. Элемтәчеләр буларак Германия җиңелгәне турында аның ротада беренче булып беләләр. Үз машиналарында аппаратура арасында Мөбарәк гармун белән скрипка йөрткән; бүтән частьтән очраган бер татар егеттән, ул бу инструментларда уйный беләме, дип сораган. Егет гармунны сайлап, Мөбарәк скрипка алып, Берлинның тыныч, кояшлы урамында шатлыктан «Эх, алмагачлары»н рәхәтләнеп уйнап җибәргәннәр. Моны ишетеп бүтән татарлар чыкмасмы дип өметләнгәннәр – беркем чыкмаган.
Сугышта Мөбарәкнең бер көчле теләге була: яраланса да, куллары гына исән калсын, чөнки музыкант өчен бу иң мөһим; әсирлеккә төшсә нишләргә, дип борчылган.
1945 елның көзендә ул Казанга кайта. Соңыннан Мәскәүдән аңа сугыш медальләрен җибәргәннәр: «За боевые заслуги», «За победу над Германией»; өченче дәрәҗә Дан орденын. (1985 елда Мөбарәк 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә). Сугыштан соң яңадан яраткан уен коралын – гобойны кулына алып, опера театрына эшкә кайта.
Сугыштан кайткан елда ук Мөбарәк Рәисә Билялова белән таныша: «Октябрь бәйрәме узганда киттем Академия театрына, трамвайга утырып. Берничә кыз бала сөйләшеп бара көлешеп-көлешеп. Әйтәм: сез хәзер төшәсезме? Әйләнеп карады берсе: «Ленин бакчасы»нда... Абый, мин сезне таныйм бит, сез декадага әзерләнгән вакытта мин театрга йөри идем». Әйтәм: сез кем соң? - «Мин Рәисә Билялова, - ди, - сез кемдә укыйсызмы? Быел консерватория ачылды, беренче елым, шунда вокал буенча укыйм», ди; бөтен тарихын сөйләп бирде. Ул укып бетерде, аны опера театрына билгеләделәр, менә шуннан башланды бергә эшләү. Миңа өйләнергә күптән вакыт: сугышка киттем, сугыш аркасында укулар, тормыш башлау юк әле. Соңыннан тукта, әйтәм, апаларга барыйк әле, сине күрсәтик, җизни нәрсә әйтер... Салих абый Сәйдәшев сорый: Мөбарәк, Рәисәгә өйләндеңме әле? Ниһаять, 1947 елда без кавыштык».
«Без Сибгат Хаким белән аралаша идек; безгә килеп йөри иде иң беренче Хәсән Туфан. Себердән ул кайтуга ук без чакырып алдык аны, пилмән белән кунак иттек, Фатих Кәримнең җәмагатен дә (Кадрия Ишукованы – ФБ)... Күңелле бит сөйләшү».
Мөбарәк абый, Рәисә апа өйләренә немец әсирлегеннән кайта алган подпольщиклар да килгәннәр иде – Рушат Хисаметдинов һәм Гарәф Фәхретдинов. Алар Рәисә апага Рафаэль Мостафинның 1966 елгы «Воспоминания о Мусе Джалиле» исемле китабын шундый бүләк язулары белән бүләк итәләр: «Раиса ханум! Мы соратники М. Джалиля, Рушад Хисамутдинов и Гараф Фахрутдинов, от всей души желаем Вам долгих лет жизни и успехов в работе. С уважением, - имзалар: - 1 Рушад Хисамутдинов 2. Гараф Фахрутдинов». Мөбарәк абыйга «Синең бертуган Абдулла белән мин дә бер төрмәдә чередем», дигән Рушат. Менә шулай Мөбарәк абый, Салих абый белән минем әти фашист әсирлегендә җәзалап үтерелгән унбер подпольщик, шулар арада бертуганнары Абдулла һәм соңыннан дөньяга иң күп танытылган Муса Җәлил турында вак-төякләрне ишетеп белгәннәр.
Сугыштан соң Мөбарәк, Салих Баттал, минем әти композитор Салих Сәйдәш белән Черек Күл янындагы (Лобачевский урамында) сыраханәгә йөреп торганнар. 1981 елның җәендә мин әти, әни белән Мөбарәк абыйларга килеп, анда безнең алдан килгән Рафаэль Ильясов белән таныштык – ул радиода музыкаль тапшырулар редакторы булып эшләгән; Казан музыка училищесын Мөбарәк абыйда гобой буенча укып тәмамлаган, ләкин соңыннан җырчы булып танылып киткән музыкант. Танылган музыкантлардан Мөбарәк абыйның дустын – композитор, виртуоз баянчы Марс Макаровны да телгә алырга кирәк. Алар тыгыз аралашканнар; Макаровлар белән без Мөбарәк абыйларда кунакта очраша идек.
Мөбарәк абыйның калган бөтен иҗади тормышы опера театрында уза: ул - татар опера һәм балет театры оркестры артисты һәм солисты, 1957 елдан – ТАССР-ның атказанган артисты; татар музыка сәнгатенең күренекле эшлеклеләре белән бергә чыгыш ясый, С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Ф. Яруллин, А. Ключарёв әсәрләрен һәм татар халык көйләрен гобой өчен эшкәртмәләрен башкара; 1950-1971-нче елларда берьюлы («по совместительству») Казан музыкаль училищесында укыта. Ул тәрбияләп үстергән гобойчылар күп шәһәрләрдә симфоник оркестрларында, музыка сәнгать өлкәсендә җитәкче эшләрдә эшләгәннәр. Опера театрында эшләү дәверендә Мөбарәк Баттал алтмышка якын классик опера һәм татар совет композиторларының опера, балетларын башкаруда катнаша.
Алтмышынчы елларда без Мөбарәк абыйларга килгәндә, бишенче каттагы фатирларына менәргә өч-ике кат калганда көчәя барган гобой тавышы еш кына ишетелә башлый иде; безгә ишек ачканда ул уенын туктата иде.
Сеңелем Фәридә белән мин башлангыч классларда укыганда Мөбарәк абый безне театрга балет карарга чакырды. Опера театрының Тукайга һәйкәле ягыннан, персонал өчен керүдән безне уздырып, оркестр чокырының сул ягында утыртты (зал ягыннан караганда). Буебыз кечерәк булганга урындыкларыбызга ул табылган «Огонëк» журналларын өеп куйды. Алай булса да, башларыбыз сәхнә идәне биеклегендә калды. Журналлардан шуып төшмәскә тырышып, без шундый урыныбыздан, әлбәттә, балетка караганда тагын да кызыграк нәрсәне – музыкантлар ничек уйнаганнарын, күршебез арфачы хатын нишләгәнен күзәтеп тордык. Балет барышында ул блокнотында нәрсәдер билгеләп, партиясе вакыты җиткәндә арфа кылларыннан узып ала иде. Партиясе кыска булса да, аның уйнавы безгә ошады. Спектакльдан соң Мөбарәк абый безгә театр буфетыннан медаль формалы берәр шоколад сатып алып, шул ук ишектән озатып калды.
2013 елда мин очраклы рәвештә Ләйлә апа Кәрим – язучы-фронтовик Фатих Кәрим кызы белән таныштым. Ул минем әти ягыннан бөтен туганнарыбызны белгәч, аның әнисе Кадрия Ишукова белән безнең Салих абый мөнәсәбәтләре турында вак-төяген ачыклар өчен Ләйлә апаны үзебезгә чакырдым. Шул ук елның 20 февралендә безгә килеп, ул да шундый ук хатирәләре белән уртаклашты: «Я когда маленькая была, мы к ним приходили – напротив КАИ они с Раисой получили комнату; и на меня гобой этот производил про-о-сто волшебное впечатление. Я его всë время заставляла, приставала к нему: Мөбарәк абый, сыграйте, сыграйте, сыграйте! И я с ним в оперный театр ходила, я даже в оркестровой яме сидела, вот, то есть он меня в оперный театр проводил. Хорошие были отношения...».
1990 елның 5 маенда СССР президенты М. Горбачëв фашист әсирлегендә Гайнан Кормаш оештырган яшерен төркем әгъзаларын үлгәннән соң беренче дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләргә дигән Указ чыгарган. Бу орденнарны тапшырыр өчен 1991 елның 24 декабрендә Казан Кремленә подпольщикларның туганнары чакырылгач, шунда Мөбарәк абый барып, бертуган энесе Абдулланың ордены белән таныклыгын Татарстан президенты М. Шәймиев кулыннан алган.
2001-нең 16 маенда Абдулла көрәштәше Фәрит Сахиулла улы Солтабеков Мөбарәк абый белән мине үзенең 85 яшьлек юбилей кичәсенә чакырды. Кичә 19 майда Карбышев урамдагы «Миллениум» кафесында күңелле узды. Шулай итеп, Хисаметдинов белән Фәхретдиновтан соң кырык еллап узып Мөбарәк абый энесе Абдулланың тагын бер көрәштәше - Фәрит абый белән танышты, аны котлап матур суз әйтте; икесе бергә утырып рәсемгә төштеләр.
2002 елның 15 маенда Мөбарәк абый берничә туган-танышлары белән туган районына кайткан иде. Зур Тигәнәле, шуннан соң район үзәге Алексеевск бер мәктәбендә аның туксан яшьлек юбилее уңаеннан матур кичә уздырдылар.
Алтмышынчы еллар башында җитез йөгерә алган Мөбарәк абыйдан «Трамвайда барам – урын бирмиләр. Димәк, мин карт түгел әле...» дигән, ярым шаярып әйтелгән моңлы сүзләр ишеткән идек. Мөбарәк абый 2006 елның 8 декабрьдә, кызы Әминәнең туган көнендә үлгән. Ул «Сухая река» зиратында, сугыш ветераннары аллеясында күмелде.

Связано с категорией: Без рубрики Оставить комментарий
Комментарии (0) Пинги (0)

Пока нет комментариев.


Leave a comment

Нет обратных ссылок на эту запись.